Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын тормышка ашыру дәвам итә. Агымдагы елда гомуми суммасы 12 млрд 186 млн сумлык 217,8 км юлны төзекләндерү планлаштырыла, шуның 9,112 млрд сумы – федераль һәм 3,074 млрд сумы – республика бюджетыннан.
Төзекләндерү эшләре планына төбәк әһәмиятендәге 96,7 км юл кертелгән. Нәтиҗәдә республикада төбәк юлларының 48,2% ы норматив халәткә китерелгән. Мөһим объектлар арасында - Питрәч районында 4,81 км озынлыкта Казан - Шәмәрдән автомобиль юлы участогын реконструкцияләү. Әлеге юл Россия Федерациясе автомобиль юлларының терәк челтәренә керә. Үткәрелгән чаралар районда индивидуаль һәм азкатлы төзелеш белән бәйле рәвештә зур булган транспорт йөкләнешен бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, автомобиль юлының реконструкцияләнә торган участогы аша «Царево Village» торак-коммуналь комплексына керү юлы гамәлгә ашырыла. Бу Питрәч районында Казаннан 10 минутта урнашкан үсеш алган шәһәр инфраструктурасы булган торак комплекс. Әлеге юл буенча башкалага көнчыгыш яктан Саба, Питрәч, Теләче һәм Мамадыш районнарында яшәүчеләр килә.
Казан агломерациясендә 61,6 км юл төзекләндереләчәк, бу исә норматив халәтнең 84,5% ын тәэмин итәчәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, илкүләм проект кысаларында Несмелов урамыннан алып федераль әһәмияттәге «Идел» М-7 автомобиль юлына кадәр башкаланың Киров районындагы «Серебряный бор» торак комплексы аша автомобиль юлы төзелеше бара. Чаралар Горький шоссесының транспорт йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк, аның аша Киров районыннан «Идел» М-7 федераль трассасына чыгу башкарыла.
Шулай ук Зур Казан боҗрасын (ЗКБ) үстерү кысаларында Техническая урамыннан алып Киров дамбасына кадәр юл участогы төзелеше дәвам итә. Автомобиль юлы Казаннан Казан – Оренбург һәм «Идел» М-7 федераль трассаларына төп чыгу юлы булып хезмәт итә. ЗКБ ярдәмендә автобус һәм тимер юл вокзаллары юнәлешендә җир өсте җәмәгать транспорты (автобус, трамвай) тоткарлыксыз хәрәкәт итә. Автомобиль юлын төзү Татарстан Республикасы халкына һәм кунакларына Казан юллары буйлап тиз һәм куркынычсыз хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә.
Яр Чаллы агломерациясе юлларының 48,4 км илкүләм проект буенча төзекләндерү эшләре барышында яңартылачак, бу исә норматив халәтнең 81% ын тәэмин итәчәк. Шул исәптән Шамил Усманов урамының 1,3 км озынлыктагы участогы Яр Чаллыда урнашкан. Шамил Усманов урамы - зур җәяүлеләр хәрәкәте булган шәһәрнең үзәк урамнарының берсе, анда күп кенә социаль объектлар урнашкан.
Түбән Кама агломерациясендә 11,1 км юл төзекләндерелә, бу аларның норматив халәтенең 74,4% ын тәэмин итәчәк. Шул исәптән, илкүләм проект программасына Түбән Каманың Ахтубинск һәм Вокзал урамнарындагы участоклар да кертелгән.
Татарстанда илкүләм проект буенча юл-төзелеш эшләре расланган график буенча бара.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Алдагы ике ел эчендә илкүләм проект кысаларында Татарстанның 467 км дан артык юлы яңа кыяфәткә ия булды.
Фотода: Казанда Несмелов урамыннан алып федераль әһәмияттәге «Идел» М-7 автомобиль юлына кадәр юл төзелешенең барышы.