Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында төбәк әһәмиятендәге Тәтеш - Олы Тархан - Ундоры автомобиль юлын төзекләндерү төгәлләнде. Эшләр 5,7 км дан 8,1 км га кадәр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча алып барылды.
Төзекләндерү эшләре барышында ЩМА-8 вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катлам җәелгән, һәр яктан 1,5 метр юл кырыйлары ныгытылган. Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча түбәндәге чаралар башкарылган: 6 юл билгесе, 44 сигнал баганасы куелган һәм юл тамгасы төшерелгән.
Әлеге юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Аның буенча төбәкара һәм муниципальара автобус маршрутлары йөри. Шулай ук мәктәп маршрутлары да уза.
2021 елда илкүләм проект буенча Татарстанда 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Шулай итеп, республикада юлларның 48,2% норматив халәткә китерелгән.