Расписаниедәге үзгәрешләр Красноуфимск - Зюрзя аралыгында төзекләндерү эшләре белән бәйле һәм түбәндәге шәһәр яны поездларына кагылачак:
- 20-27 август көннәрендә 6572 нче Красноуфимск - Дружинино поезды;
- 19-27 августта 6574 нче Красноуфимск - Дружинина һәм 6534 нче Чернушка - Красноуфимск поездлары;
- 20-28 августта 6933 нче Ижевск – Кизнер, 6923 нче Кизнер – Казан, 6407 нче Арча – Казан, 6424 нче Казан – Сосновка, 6517/6518 нче Янаул – Ижевск, 6571 нче Дружинино – Красноуфимск поездлары.
Моннан тыш, Черная Речка – Пудлинговый аралыгында төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, 9 ноябрьдә 6532 нче Чернушка – Красноуфимск, 6533 нче Красноуфимск – Чернушка, 6534 нче Чернушка – Красноуфимск шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк. 10 ноябрьдә 6923 нче Кизнер - Казан поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе) һәм «Пригород» мобиль кушымтасы алырга мөмкин.