Бүген Фәрит Хәнифов Кукмара районында төбәк юлларын төзекләндерү барышы белән танышты

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш визиты белән Кукмара муниципаль районында булды.

Сәфәр барышында министр район буенча уза торган төбәк юлларын төзекләндерү һәм реконструкцияләү барышы белән танышты, Кошкино һәм Мамашир торак пунктларында яшәүчеләр белән очрашты.

Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, Кукмара районында гомуми файдаланудагы автомобиль юллары челтәренең озынлыгы 405 км тәшкил итә, шул исәптән 340,9 км юлда асфальт-бетон өслеге бар. 123 торак пунктның 98е каты өслекле юллар белән тоташтырылган.

Министр ассызыклаганча, республикада, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, юл инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелә. Районга килгәндә, агымдагы елга юл эшләре планына төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының 21 участогы кертелгән. Шул исәптән, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Лубяны – Бажениха һәм Люга - Иске Юмья юллары участоклары.

Шулай ук Кукмара – Шәмәрдән - Олыяз автомобиль юлының 2 км һәм Яңа Троицк - Татар Толлысы - Плаксиха юлының 3 км юлында капиталь төзекләндерү башкарылачак.

Кукмара - Шәмәрдән юлының 3,3 км озынлыктагы участогын реконструкцияләү планлаштырылган.

Моннан тыш, юл төзүчеләр Лубян авылы янындагы зиратка, Зур Сәрдек авылындагы «Восток Агро» ҖЧҖнең терлекчелек фермаларына (2 этап), Югары Күзмәс авылындагы «Рассвет агрофирмасы» ҖЧҖнең терлекчелек комплексына, Ядегәр авылындагы «Восток» ҖЧҖнең ындыр табагы объектларына, Байләнгәр авылында шәхси эшмәкәр-крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы И.Р. Сәмигуллинның кошчылык фермаларына, Маскара авылында Р.Я. Муллахазиевның умартачылык продуктларын эшкәртү һәм фасовкалау цехына керү юлларын төзекләндерәчәкләр.

Кәчимир авылы аша үтүче Кукмара - Нократ Аланы, Починок-Шәмәрдән авылы аша үтүче Кукмара - Шәмәрдән төбәк юлларында ясалма яктырту урнаштырылачак.

Фәрит Хәнифов ышандырганча, агымдагы елга планлаштырылган барлык юл эшләре Татарстан Кукмара муниципаль районында сыйфатлы һәм билгеләнгән срокларда башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International