Татарстанның Түбән Кама муниципаль районында 16-30 августта Чистай – Түбән Кама автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылган. Хәрәкәт Борок авылы янында юлның 85,4 км урнашкан Зәй елгасы аша салынган күперне төзекләндерү сәбәпле туктатылган.
Әйләнеп узу өчен төбәк әһәмиятендәге Зәй - Сухарево, Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт, «Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт» - Түбән Кама автомобиль юллары һәм Түбән Камадагы Чистай урамы тәкъдим ителә.
Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.
Юл билгеләрен урнаштыру белән әйләнеп узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.