Горький тимер юлында ерак араларга бару өчен ташламалар гамәлдә

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Горький тимер юлы пассажирларга «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең яңа акцияләре кысаларында ташламалар белән сәяхәт итү мөмкинлегеннән файдаланырга тәкъдим итә.

Әйтик, 4 августтан 23 декабрьгә кадәр «Скидки при выкупе купе» акциясе буенча билетларны купедагы барлык урыннарга сатып алганда ерак араларга йөрүче поездларның купе вагоннарына 20% ка кадәр ташламалар гамәлдә булачак.

31 августка кадәр «Скидка 30% на обратный билет» акциясе буенча купе вагоннарына ике як юнәлешкә тә берьюлы билетлар алганда 30% ташлама ясала.

«Льготный тариф для семей с детьми» акциясе буенча билетлар сатып алган вакытта 2 августтан балалары булган гаиләләр өчен РФ территориясе буенча «ФПК» АҖнең ерак араларга йөрүче поездларының купе вагоннарында ташламалы йөрү гамәлдә. Ташлама 40% ка кадәр ясала (гаилә тарифын исәпләү кассаларда башкарыла).

«Скидки в плацкартном вагоне до 30%» акциясе буенча 2021 елда билетлар сатып алган вакытта поездларның плацкарт вагоннарына 30% ка кадәр махсус ташламалар гамәлдә.

Акцияләрдә катнашучы поездлар исемлеге һәм аларны үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүмат белән «РТЮ» ААҖ рәсми сайтында «Тарифлар һәм акцияләр»бүлегендә танышырга мөмкин.

Юл йөрү документын «РТЮ» ААҖ рәсми сайтында, «РЖД Пассажирам» кушымтасында һәм тимер юл кассаларында рәсмиләштерергә мөмкин.

Фото: transport-news.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International