«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның Азнакай муниципаль районында Буралы – Рантамак автомобиль юлы төзекләндерелде. Монда 3,8 км дан 6,2 км га кадәр участокта югары чыдамлыкка ия вак таш-мастиктан торган ЩМА-11 асфальт-бетоннан өске катлам җәелгән, трасса күчәрләре торгызылган һәм ныгытылган, тоташкан урыннар эшкәртелгән. Шулай ук юл төзүчеләр һәр яктан бер метр юл кырыйларын ныгытканнар. Юл тамгасы саласы калган.
Әлеге участок, гражданнарның «Халык контроле» системасына мөрәҗәгатләрен исәпкә алып, төзекләндерү эшләре программасына кертелгән.
Генераль подрядчы - «Татнефтедор» ҖЧҖ.
Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 6 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Ул Азнакай – Дүсем төбәк юлына чыгуны тәэмин итә. Аның буенча мәктәп автобус маршрутлары йөри.
2021 елда Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив халәткә китереләчәк.