Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2020-2021 уку елы йомгаклары буенча автобусларда балаларны йөртүне оештыру һәм яңа 2021-2022 уку елына әзерлек мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Ространснадзор, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИИ, балаларны йөртүдә катнашучы министрлыклар һәм видеоконференция режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
«Дирекция «АИУС-РТ» ДБУ директоры Айрат Садыйков билгеләп үткәнчә, 2020-2021 уку елы нәтиҗәләре буенча «ГЛОНАСС+112» системасы белән ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS төзек булмаган җайланмалары белән балаларны йөртүче транспорт чаралары теркәлгән. Әлки, Нурлат муниципаль районнарында һәм Казанда төзек булмаган җиһазлар белән даими рәвештә автобуслар юлга чыккан.
«ГЛОНАСС+112» системасы мәгълүматлары буенча, мәктәп маршрутларына хезмәт күрсәтүче тизлекне арттыручы автобуслар саны агымдагы елның икенче кварталында, беренче квартал белән чагыштырганда, 3% ка кимегән (7291 дән 7080 гә).
Заказлы ташу буенча балаларны йөртүче автобусларның тизлекне арттырып хокук бозулары саны югарыда күрсәтелгән чорда 8% ка кимегән (2063 дән 1886 га кадәр).
«Дирекция «АИУС-РТ» ДБУнең диспетчерлык үзәгенә җәйге каникуллар башланганнан бирле мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт оешмаларыннан 6412 мөрәҗәгать килгән. «ГЛОНАСС+112» системасында диспетчерлык үзәгенә хәбәр итмичә 3943 юлга чыгу очрагы теркәлгән, аларның 2787се - мәгариф учреждениеләре автобуслары, 988е - спорт оешмалары автобуслары, 168е мәдәният учреждениеләре һәм яшьләр оешмалары автобуслары.
Хокук бозулар буенча мәгълүмат атна саен кураторлык итүче министрлыклар адресына җибәрелә.
Яңа 2021-2022 уку елына әзерлек кысаларында балаларны йөртүдә катнашучы министрлыкларга һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә тәкъдимнәр җибәрелгән. Аерым алганда, «Дирекция «АИУС-РТ» ДБУ диспетчерлык үзәге белән берлектә ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS җиһазларының, автобусларда урнаштырылган тавыш элемтәсе аппаратураларының эшкә яраклылыгын тикшерүне оештырырга.
Барлык сораулар буенча «Дирекция «АИУС-РТ» ДБУ диспетчерлык үзәгенә 8(843) 291-91-74 (тәүлек буе) һәм 8(843) 291-91-95 телефоннары буенча шалтыратырга була.