Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты бөтен дөньяга танылган Skytrax Британия компаниясенең берничә халыкара рейтингында үз позицияләрен яхшыртты.
«Россия һәм БДБнең иң яхшы аэропортлары» категориясендә (Best Airports in Russia and CIS 2021) Казан аэропорты, Домодедово һәм Внуково башкала аэропортларын узып, 4 нче урынны алды.
Ә «Дөньяның ТОП-100 аэропорты» рейтингында (world's Top 100 Airports 2021) 89 урынга күчте һәм үз позициясен 14 пунктка яхшыртты (2020 елда 103 урында иде).
Шулай ук «Казан» аэропорты «COVID-19 каршы көрәш буенча 2021 елда дөньяның танылган аэропортлары» исемлегенә кертелгән (The 2021 COVID-19 Airport Excellence Awards). Бу төркемгә, аерым алганда, Барселона, Дубай, Гонконг, Стамбул, Лондон аэропортлары кебек дөнья аэропортлары тармагы лидерлары кертелгән.