Татарстанның Чистай районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Чистай - Аксубай - Нурлат төбәк автомобиль юлы участогы төзекләндерелгән. Биредә 27,6 км дан 29,9 км га кадәр участокта югары сыйфатлы ЩМА-11 асфальт-бетоны җәелгән һәм һәр яктан 1,5 метр юл кырыйлары ныгытылган. Шулай ук 200 м барьер коймалар урнаштырылган һәм юл тамгасы төшерелгән.
Юл 3 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган.
Генераль подрядчы булып «Чистопольский Автодор» ҖЧҖ тора.
2021 елда Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив халәткә китереләчәк.