Федераль юл агентлыгының автомобиль юллары буенча мәгълүмат үзәге («ИНФОРМАВТОДОР») массакүләм мәгълүмат чараларында юл тармагын үстерү темалары блогында иң яхшы яктыртуга журналистлар өчен ел саен үткәрелә торган «Юл навигаторы» дип аталган бөтенроссия конкурсы уздыра.
Конкурста редакцияләр, федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, социаль челтәрләрдәге профиль аккаунтларын алып баручы юл оешмалары (юридик затлар) катнаша ала.
Конкурста төрле жанрдагы текст материалларын (шул исәптән публикацияләр цикллары, мәгълүмати җыентыклар), фотоматериаллар, радио- һәм телесюжетлар, лонгридлар, видеороликлар (МА мәгълүмати тасмаларында, YouTube-каналларда басылган) тәкъдим итәргә мөмкин, алар 2020 елның 1 гыйнварыннан 2021 елның 15 сентябренә кадәр бастырылырга тиеш.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
• «Энергия дорог» - юл челтәрен үстерүгә багышланган иң яхшы мәкалә (интернет һәм басма ММЧ өчен);
• «Безопасный путь» - юлларда куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү темасына иң яхшы телесюжет яки иң яхшы телепрограмма;
• «Дорожное дело» - юл челтәрен үстерү темасына иң яхшы радиоматериал яки иң яхшы радиопрограмма;
• «Дорожная эволюция» - юл хуҗалыгы өлкәсендәге технологияләргә, юл объектларын яхшырту һәм үстерү процессына багышланган иң яхшы фоторепортаж;
• «Время дорог» - юл өлкәсендә социаль челтәрдә иң креатив пост;
• «Все путем» - юл челтәрен үстерү, юллар төзү тарихы, һөнәрләр һәм тармак кешеләренә багышланган иң яхшы лонгрид;
• «Дороги Для Людей» - юл өлкәсендә иң яхшы мәгълүмати интернет-проект/портал;
• «Удачной дороги» - РФ юллары турында иң яхшы YouTube видеоролигы.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 15 сентябренә кадәр (шул көнне дә кертеп) konkurs@infad.ru адрес буенча кабул ителә. Заявкада авторның Ф.И.Ә.и., тәхәллүс (әгәр ул булса), ММЧ атамасы, конкурс номинациясе, электрон адрес, элемтә өчен телефоннар күрсәтергә кирәк. Коллектив заявкаларда (автордашлар, телетөркемнәр, һ.б.) барлык авторлар турында мәгълүмат булырга тиеш. Редакцияләрдән, оешмалардан гаризаларда массакүләм мәгълүмат чараларының яисә оешманың исеме булырга тиеш.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон +7 (495) 747-91-25.
Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар тапшыру 12-14 октябрьдә Сочида узачак «Юл – 2021» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узачак.