Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов рәислегендә Түбән Камада җәмәгать транспорты системасын реформалаштыру буенча эшче төркем утырышы узды.
Хәзерге вакытта реформаны тормышка ашыру эше соңгы стадиягә чыкты.
Аерым алганда, транспорт реформасы моделен формалаштыру буенча әзерлек эшләре тәмамланды.
Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин сүзләренә караганда, планлаштырылган барлык этаплар да үтәлгән.
Бүген эшче төркем утырышында финанс моделенең йомгаклау исәп-хисаплары каралды. Шулай ук катнашучылар транспорт предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен керем өлешен тулыландыру һәм төшеп калучы керемнәрне финанслауның мөмкин булган чыганаклары турында фикер алыштылар.
Якын арада реформаның финанс моделе республика җитәкчелегенә раслауга тәкъдим ителәчәк.