Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты пассажирлар ташу күләме буенча берьюлы ике рекорд куйды.
Ел башыннан аэропорт 2 млн пассажирга хезмәт күрсәткән - мондый сан 2019 ел белән чагыштырганда 7 көнгә алданрак теркәлгән һәм предприятие тарихында рекордлы күрсәткеч булып тора.
Шулай ук аэропорт айлык пассажирлар агымы буенча рекорд күрсәтә: июль аенда 462 469 пассажирга хезмәт күрсәтелгән - «Казан» аэропорты эшчәнлеге чорында беренче тапкыр бер ай эчендә шундый югары күрсәткечкә ирешелгән. Шулардан 314 659 пассажирга эчке авиалинияләрдә, 147 810 пассажирга халыкара авиалинияләрдә хезмәт күрсәтелгән.
Чагыштыру өчен, 2019 елның августы рекордлы ай булган, WorldSkills Kazan-2019 уздыру чорында пассажирлар агымы 397 885 кеше тәшкил иткән.
Пассажирлар ташу күләменең тотрыклы үсеше 2021 ел дәвамында теркәлә. Әйтик, 7 айда популяр эчке юнәлешләр арасында Санкт-Петербург - 222 817 пассажир, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 68% ка күбрәк, Сочи - 194 521 пассажир (+129%). Халыкара юнәлешләр арасында Стамбулны билгеләп үтәргә мөмкин - 45 771 пассажир (+30,3%).