Шәһәр электр транспорты эшчәнлеген яхшырту мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы узды

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә трамвай һәм троллейбус линияләрен, элемтә челтәрләрен һәм хәрәкәт составын яңарту мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы узды.

Чарада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең транспорт, икътисадый үсеш һәм сәүдә мәсьәләләре буенча урынбасары Илдар Шакиров, ТР Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш һәм проект идарәсе буенча урынбасары Ленар Әхмәтов, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Алевтина Кудрявцева, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм башкалар катнашты.

Утырыш барышында катнашучылар шәһәр электр транспорты инфраструктурасының агымдагы торышы, республикада транспорт инфраструктурасын үстерү буенча кайбер проектларны яхшырту һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Алберт Кәримов ассызыклаганча, республикада электр транспортының хәрәкәттәге составын яңарту мәсьәләсе кискен тора, бигрәк тә ул Казан өчен актуаль. «Проблема хәрәкәттәге составта гына түгел, элемтә челтәре һәм хәрәкәткә китерү подстанцияләре торышында да бар. Әлеге челтәрләр һәм хәрәкәткә китерү подстанцияләре шулай ук нык тузган, реконструкция һәм төзелеш таләп итә», - дип өстәде ул.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, якындагы биш елга һәм 2030 елга кадәр җитди бурычлар тора. Милли максатлар һәм милли программалар Татарстанда да, тулаем ил буенча да инфраструктураны агрессив үстерү стратегиясе турында сөйли. Шуңа күрә гамәлгә керүче документларда федераль чыганакларның транспорт чараларын сатып алу һәм инфраструктура төзүдә гарантияле ярдәме булуы күзәтелә.

Республика шәһәрләрендә электр транспортының нәтиҗәле эшләве өчен министр түбәндәге концепцияне тәкъдим итте. Шулай итеп, хәрәкәттәге составны карауны транспорт предприятиеләре җаваплылыгында калдырырга, элемтә челтәрләрен челтәр компаниясенә тапшырырга. Моннан тыш, трамвай юлларын урам-юл челтәренә күчерергә. Әлеге тәкъдимнең катлаулылыгына карамастан, Ф.Хәнифов, рельс юлларын төзекләндерү һәм реконструкцияләү өчен «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында акча юнәлдерү буенча федераль дәрәҗәдә карар кабул ителүен билгеләп үтте.

«Әгәр без әлеге юнәлешләрне бүлә алабыз икән, тиз арада һәм гарантияле рәвештә электр транспорты предприятиеләре эшчәнлеге дәрәҗәсен күтәрә алачакбыз», - дип ассызыклады министр.

Ведомствоара эшче төркем утырышында фикер алышу нәтиҗәләре буенча берничә карар кабул ителде. Аерым алганда, шәһәр электр транспорты предприятиеләренә юл хуҗалыгының агымдагы карап тоту исәп-хисапын, шулай ук элемтә челтәрен төзекләндерү чыгымнары һәм баланс бәясе буенча исәп-хисапны үткәрергә кирәк булачак.

Киләсе утырышны ике атнадан үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International