Горький тимер юлының Казан төбәгендә 118 километрдан артык тимер юл яңартылган

2021 елның 30 июле, җомга

2021 елгы төзекләндерү эшләре кампаниясе барышында Горький тимер юлының Казан төбәгендә 118,2 км тимер юл полотносы яңартылган.

Төбәк чикләрендә 20,5 км юл төзекләндерелгән. Мондый эшләр Алтыш – Атрать һәм Коркачык – Арча аралыкларында башкарылган.

Моннан тыш, станцияләрдә 15 стрелка күчерү җайланмалары алыштырылган. Юлны агымдагы карап тоту кысаларында 97,7 км тимер юл полотносы яңартылган.

Ел ахырына кадәр шулай ук 32,8 км юлны капиталь төзекләндерү, тагын 7 стрелка күчерү җайланмаларын алыштыру, агымдагы төзекләндерү эшләре кысаларында 134,3 км юлны яңарту планлаштырылган.

Фото: trainpix.org

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International