Татарстанның Кукмара муниципаль районында Люга - Иске Юмья юлының 2,5 км озынлыктагы участогы яңартылган. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 6 км дан 8,5 км га кадәр участокта башкарылган.
Монда вак таш-мастик асфальт-бетоннан ЩМА-8 катламы җәелгән, һәр яктан 1,5 метр вак таш-ком катнашмасы белән юл кырыйлары ныгытылган, юл тамгасы төшерелгән.
Моннан тыш, юл төзүчеләр автобус тукталышын төзекләндергәннәр һәм яңа автопавильон урнаштырганнар.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Татарстанда 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив халәткә кертеләчәк.