Коркачык - Арча аралыгында төзекләндерү эшләре бару сәбәпле түбәндәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк:
- 28 июльдә 6427 нче номерлы Сосновка - Казан поезды Сосновка станциясеннән 13.55 сәгатьтә (10 минутка соңрак) кузгалачак. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Казан станциясенә 17.31 килә;
- 29 июльдән 12 августка кадәр 6427 нче номерлы Сосновка – Казан поезды Вахитово станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча хәрәкәт итәчәк. Аннан Вахитово - 17.18-17.24. Казан станциясенә 17.30 килә;
- 28 июльдә 6477 нче номерлы Арча - Яшел Үзән поезды Арча станциясеннән 15.39 сәгатьтә китә (14 минутка иртәрәк). Алга таба үзгәрешләр Дәрвишләр станциясенә кадәр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Аннан соң поезд гамәлдәге расписание буенча хәрәкәт итәчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе) һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.