Татарстанның Чүпрәле районында 26 июльдән 12 сентябрьгә кадәр Иске Чүпрәле - Татар Шатрашаны автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда 18,8 км дан 22 км га кадәр участокта капиталь төзекләндерү эшләре планлаштырылган.
Әйләнеп узу өчен федераль әһәмияттәге Р-178 «Саранск - Ульяновск» һәм А-151 «Цивильск - Ульяновск» автомобиль юллары тәкъдим ителә.
Юл билгеләрен урнаштыру белән әйләнеп узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.
Машина йөртүчеләрне әлеге юл буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.