Машина йөртүчеләр игътибарына: Биектау районында «Идел» М-7 - Әлдермеш автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча ябыла

2021 елның 23 июле, җомга

Биектау районында 26 июльдән 30 августка кадәр «Идел» М-7 – Әлдермеш автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда 8,4 км дан 11,4 км га кадәр участокта капиталь төзекләндерү эшләре планлаштырылган.

Әйләнеп узу өчен машина йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге «Усад спирт заводы - Чернышевка – Каймары», «Усад спирт заводына керү юлы» һәм Каменка - Дөбъяз - Олы Әтнә автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.

Машина йөртүчеләрне әлеге юл буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International