Алнаши – Зәй - Алнаши шәһәр яны поездлары Әлмәткә кадәр озайтыла

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

21 июльдән Алнаши – Зәй - Алнаши шәһәр яны поездлары Алнаши – Әлмәт – Алнаши маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.

Алнаши – Әлмәт маршруты буенча рельслы автобус көн саен Алнаши тимер юл вокзалыннан 05:50 сәгатьтә кузгалып, Әлмәт станциясенә 09:18 сәгатьтә киләчәк. Әлмәттән шәһәр яны поезды 15:10 сәгатьтә кузгалып китә, Алнашига 18:55 килә.

Маршрутта түбәндәге тукталышлар каралган: 236 км т.п., 230 км т.п., Туйма, 217 км т.п., 212 км т.п., Менделеевск, Тихоново, 198 км т.п., Яр Чаллы, Никашновка, 157 км т.п., Бигеш, Зыча, 136 км т.п., Зәй, Светлое Озеро, Маврино, Акташ.  

Шулай ук 21 июльдән Алнаши - Зәй - Алнаши шәһәр яны поездлары маршруты озайтылу сәбәпле, Зәй - Яр Чаллы - Зәй шәһәр яны поездлары расписаниедән чыгарыла.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International