Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Горький тимер юлының вокзал комплекслары территориясендә 7,6 меңнән артык аз хәрәкәтләнүче пассажирга махсуслаштырылган ярдәм күрсәтелгән.
Мобильлеккә ярдәм итү үзәгенә иң күп гаризалар Киров (1739 кеше), Түбән Новгород (1375), Казан (766) һәм Ижевск (583) тимер юл вокзаллары пассажирларыннан килгән.
Агымдагы эпидемиологик хәл шартларында хезмәт барлык саклык чараларын исәпкә алып күрсәтелә.
Тимер юл вокзалларында махсуслаштырылган компания хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә түләүсез ярдәм күрсәтәләр. Аерым алганда, аларны поездларга озаталар. Шулай ук багаж ташу буенча ярдәм күрсәтелә.
Исегезгә төшерәбез, тимер юл вокзалларында ситуацион ярдәм күрсәтүгә гаризалар Мобильлеккә ярдәм итү үзәгендә 8 (800) 775-00-00 (өстәмә 1) телефоны буенча кабул ителә. Гаризаны юлга чыкканчы өч тәүлек кала, әмма хезмәт күрсәтүгә кадәр 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча калдырырга мөмкин.