Татарстанның Ютазы районында илкүләм проект буенча Азнакай – Ютазы - М-5 автомобиль юлы участогын төзекләндерү төгәлләнде

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Ютазы районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төбәк әһәмиятендәге Азнакай – Ютазы – М-5 автомобиль юлын төзекләндерү төгәлләнде. 2 км озынлыктагы участокта югары чыдамлыкка ия ЩМА-11 вак таш-мастик асфальт-бетоннан яңа катлам җәелгән, трасса күчәрләре торгызылган һәм ныгытылган, тоташкан урыннар эшкәртелгән, һәр яктан берәр метр юл кырыйлары ныгытылган.

Подрядчы оешманың 19 юл билгесе куясы калган.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Ул «Урал» М-5 һәм «Идел» М-7 федераль трассаларына чыгуны тәэмин итә. Аның буенча муниципальара һәм төбәкара автобус маршрутлары йөри.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International