13 һәм 18 июльдә 6408 нче номерлы Казан – Арча шәһәр яны поезды Биектау – Арча участогында гамәлдән чыгарыла һәм Казан – Биектау маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Мондый карар Коркачык – Арча аралыгында төзекләндерү эшләре башкару сәбәпле кабул ителгән.
Поезд Казан станциясеннән 17:18 сәгатьтә кузгалып китә (12 минутка иртәрәк). Алга таба Вахитов 17:24-17:30, Әмәт метросы т.п. 17:34-17:35, Әмәт 17:38-17:39, Новаторлар т.п. 17:43-17:44, Компрессор 17:47-17:48, Дәрвишләр 17:53-17:54, 804 км т.п. 17:58-17:59, 807 км т.п. 18:02-18:03, Кендери 18:05-18:06. Биектау станциясенә 18:11 сәгатьтә килә.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе) һәм «Пригород» мобиль кушымтасы аша алырга мөмкин.