Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясенең ил хезмәтчәннәренә мөрәҗәгате

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Инде елдан артык Россия пандемия шартларында яши һәм эшли. Без яңа вирус йогышының берничә дулкынын кичереп кенә калмадык. Без кешеләр ихтыярын парализлап, бөтен җәмгыятьне колачларга янаган психозны җиңдек. Үз-үзеңне саклау өчен фатирларда качып утыру куркынычы инде гражданнарны куркытмый. 

Президент һәм Хөкүмәтнең гамәлләре икътисадка батмаска ярдәм итте. Хезмәт базары торгызыла, предприятиеләр яңадан тулы көченә эшли башлады. 

Әмма ышанычның кире кайтуы үз-үзеңә ышануга әйләнергә тиеш түгел. Вирус формаларын үзгәртә һәм янә безгә зыян салырга омтыла. 

Россия биологлары кешеләргә реаль ярдәм күрсәтә торган, авырудан котылырга яки аның авырлыгын җиңеләйтергә булыша торган вакциналар эшләп чыгарды һәм җитештерә. Прививкалар коллектив иммунитет формалаштырырга булыша, ул вирус китергән куркыныч зыянны киметергә тиеш. Әмма вируска каршы көрәшнең уңышы безнең уртак тырышлыгыбыз булганда гына мөмкин. Хәзер Россия медицина учреждениеләре бушлай прививка ясату мөмкинлеге бирә – күп кенә башка дәүләт гражданнары мондый мөмкинлектән мәхрүм. 

Бүген безнең бурыч – үзебезгә һәм илгә ярдәм итү. Борылышлардан ишетелгән гайбәтләрне түгел, ә медицина белгечләрен, галимнәрне тыңларга кирәк, алар вирустан котылу – массакүләм вакциналаштыру, ди. Ә бездә бүген бу күрсәткеч башка илләргә караганда түбәнрәк. 

Россия һөнәр берлекләре хезмәт ияләренең сәламәтлеген яклый. Мәрхүм иптәшләребезгә хезмәт хакын арттыру һәм лаеклы хезмәт шартлары өчен көрәшәсе юк инде. 

Көрәшер өчен – исән булу кирәк. 

Үз тормышыңны, туганнарың һәм якыннарыңның, хезмәттәшләрең, дусларың һәм күршеләреңнең сәламәтлеген саклап калу өчен прививка ясат. 

Куркынычсыз хезмәт итәр өчен прививка ясат. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International