«Бердәм Россия» партиясе рәисенең региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны видеоконференция режимында кабул итү булды. Анда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы, Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Ленар Сафин һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Видео аша кабул итүгә 11 кеше язылды - бу Казан, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Биектау районнарында яшәүчеләр. Аларның сораулары, аерым алганда, Салмачы бистәсеннән Көеккә кадәр юл төзү, Салмачы бистәсе урамнарында юлларны төзекләндерү, 93 нче номерлы «Ленин мәдәният йорты - Шигали» автобус маршруты расписаниесенә өстәмә рейслар кертү, Казанның җәмәгать транспорты кондукторлары өчен дресс-код кертүгә кагылышлы һәм башкалар.
Кабул итү нәтиҗәләре буенча министрлык Казан шәһәре Башкарма комитетына, Яшел Үзән, Питрәч, Сарман муниципаль районнары җитәкчеләренә караган сораулар буенча хатлар юллады.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов аңлатканча, берничә мөрәҗәгать хәл итү стадиясендә. Әйтик, Көек авылына транспорт үтемлелеген тәэмин итү өчен, юл эшләре программасы кысаларында, Питрәч муниципаль районында «Идел» М-7 - Богородское - Көек автомобиль юлын реконструкцияләү объектын проектлау бара. Моннан тыш, Казан - Вознесение трактына өстәмә керү юлы төзелеше бара.
93 нче номерлы «Ленин мәдәният йорты - Шигали» автобус маршрутының өстәмә рейсларына килгәндә, хәзерге вакытта пассажирлар агымының тотрыклылыгы өйрәнелә. Аның нәтиҗәләре буенча әлеге муниципаль маршрут расписаниесенә төзәтмәләр кертү турында карар кабул ителәчәк.
Җәмәгать транспорты кондукторлары өчен дресс-код мәсьәләсенә килгәндә - «Йөртүчеләр һәм кондукторлар составы өчен бердәм форма киемен раслау турында» Казан шәһәре Башкарма комитетының 2013 елның 20 мартындагы 13 номерлы боерыгы кабул ителгән. Әлеге документ нигезендә Казанның пассажир транспорт предприятиеләре җитәкчеләре йөртүчеләрне һәм кондукторларны расланган бердәм форма киеме белән тәэмин итәргә тиеш.
Барлык сорауларга да гражданнар җентекле аңлатмалар алдылар.