1 июльдән «Содружество» пассажир компаниясе «Пригород» автотранспорт предприятиесе белән берлектә Зөя утрау-шәһәренә кадәр мультимодаль маршрутны (электричка + автобус) яңартты.
Автобус Зөя станциясеннән утрауга кадәр һәм кире якка тәүлегенә бер рейс ясый. Расписание Зөя станциясе аша йөрүче шәһәр яны поездлары расписаниесе белән килештерелгән. Электропоездлар Казан-1 тимер юл вокзалыннан Зөя станциясенә кадәр – 10:27, Зөя станциясеннән Казанга кадәр 16:44 сәгатьтә кузгалып китәләр. Бер якка билет бәясе 92 сум.
Автобус Зөя станциясеннән алып утрауга кадәр 11:55, утраудан Зөя станциясенә кадәр 16:15 сәгатьтә кузгалып китә. Бер якка билет бәясе 70 сум.
Тулырак мәгълүматны 8-960-055-31-90 һәм 8-937-625-04-98 телефоннары аша белергә мөмкин.