Аксубай районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төбәк әһәмиятендәге Кузайкино - Нурлат автомобиль юлын төзекләндерү төгәлләнде. 65,2 км дан 67,2 км кадәр участокта вак таш-мастиктан торган ЩМА-8 асфальт-бетоннан өске катлам түшәлде, һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары ныгытылды.
Эшләрнең генераль подрядчысы - Татарстанның әйдәп баручы юл оешмаларының берсе «Татавтодор» АҖ.
Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланды. Ул республиканың дүрт муниципаль районын – Әлмәт, Аксубай, Чирмешән һәм Нурлат районнарын тоташтыра. Аның буенча нефть компанияләренең зур йөк транспорты интенсив йөри, муниципальара автобус маршрутлары уза.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.