Татарстанның Әлмәт районында төбәк әһәмиятендәге Әлмәт - Азнакай автомобиль юлын төзекләндерү төгәлләнде. Эшләр 20,9 км дан 22,9 км га кадәр участокта «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проект буенча алып барылды.
«Татнефтедор» ҖЧҖ Әлмәт филиалының җитештерү-техник бүлеге начальнигы Ксения Золотухина сөйләвенчә, әлеге юл 3 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәне транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Ул Елга Баш, Актүбә һәм Мәлбагыш торак пунктларын тоташтыра.
Төзекләндерү эшләре барышында өске катламга югары чыдамлыкка ия вак таш-мастиктан торган ЩМА-11 асфальт-бетон түшәлгән, трасса күчәрләре торгызылган һәм ныгытылган, тоташкан урыннар эшкәртелгән, һәр яктан берәр метр юл кырыйлары ныгытылган. Шулай ук юл тамгасы төшерелгән.
2021 елда илкүләм проект буенча Татарстанда 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Бу норматив халәтнең 48,2% ын тәэмин итәчәк.