Казан – Чиләбе төбәкара автобус маршруты 1 июльдән көн саен йөриячәк

2021 елның 29 июне, сишәмбе

1 июльдән Казан - Чиләбе автобус маршруты көн саен йөриячәк.

Югары комфортлы заманча автобуслар «Көнчыгыш» автовокзалыннан 15:40 сәгатьтә кузгалып китә. Юлдагы вакыт 18 сәгать тәшкил итәчәк. Маршрут Яр Чаллы, Минзәлә, Югары Яркәй, Дүртөйле, Уфа, Усть-Катав, Юрюзан һәм Златоуст торак пунктлары аша уза.

Юл бәясе - 1900 сумнан алып 2100 сумга кадәр.

Маршрутта «Көнчыгыш» автовокзалы» ҖЧҖ һәм «Сосновское АТП» ҖЧҖ автотранспорт предприятиеләренең тәҗрибәле йөртүчеләре хезмәт күрсәтә.

Билетларны (843) 233-41-17, 8-962-559-30-37 телефоннары аша броньларга була. Шулай ук автовокзал сайтында да билетлар сатып алу мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International