Фәрит Хәнифов Казан аэропортының эш барышын тикшерде

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының эш барышын тикшерде.

Халыкара рейсларны ачу пассажирларга хезмәт күрсәтү санын арттырды. Шуңа күрә, беренче чиратта, министр 1 һәм 1А терминалларында очып китү һәм очып килү зоналарын, шулай ук багажны кабул итү һәм бирү пунктларын карады.

Аэропортның генераль директоры Сергей Романцов сүзләренә караганда, хәзер авиакомпанияләр 2020 елда һәм агымдагы елның беренче яртыеллыгында эшсез торган һава суднолары паркын өстәмә файдалануга кертә башлыйлар. Регламент эшләрен үткәрү, пилотларны, бортларны әзерләү өчен билгеле бер вакыт кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, барлык авиакомпанияләр дә очышлар санын арттыргач тиешенчә хезмәт күрсәтә  алмыйлар, рейслар тоткарлана башлый. Нәтиҗә буларак, авиакомпания расписаниесендә кечкенә генә өзеклек аэропорт эшенең тәүлек буена тәртибен һәм ритмын боза.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Фәрит Хәнифов аэропортка авиакомпанияләр рейсларының тоткарлану сәбәпләрен, алга таба Росавиация белән хәл итү өчен, анализларга кушты. Аэропортта пассажирларга хезмәт күрсәтүнең һәм багажны эшкәртүнең оперативлыгын арттыру буенча кайбер чаралар оештырырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International