Казанда 26 июнь көнне милли бәйрәм Сабантуй узачак. Төп мәйданчык - Каенлыкка «Содружество» АҖ шәһәр яны поездларында барырга мөмкин.
Казан-1 станциясеннән Каенлык станциясенә кадәр поездлар 07:40, 09:40, 12:25 китә. Кире юнәлештә: 11:45, 14:02, 17:31.
Юл вакыты – 10 минут, юл бәясе - 24 сум.
Поездның хәрәкәт юнәлешендә Казан, Вахитов, Каенлык, Комбинат, Юбилей, Столбище, Аэропорт станцияләрендә тукталышлар билгеләнгән.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны буенча тәүлек буе, https://sodruzhestvoppk.ru «Содружество» АҖ сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.