Яңа Чишмә районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Яңа Чишмә – Андреевка – Новотроицкое автомобиль юлы төзекләндерелде. 14,9 км дан 17,2 км га кадәр участокта Татарстанның алдынгы юл оешмаларының берсе - «Алексеевскдорстрой» ААҖ эшләде.
Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланды. «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы башлыгы Динар Әхмәтшин сөйләвенчә, участокта төзекләндерү эшләре май аенда башланган һәм проект буенча фрезерлау, тигезләү катламын җәйгәннән соң тыгыз вак бөртекле асфальт-бетоннан өске катлам җәю эше башкарылган. Шулай ук юлның һәр ягыннан 1 м юл кырыйлары вак таш белән ныгытылган, юл тамгалары төшерелгән һәм 176 метр озынлыкта тимер барьер киртәләр урнаштырылган.
Д. Әхмәтшин сүзләренә караганда, юл республиканың ике муниципаль районын – Яңа Чишмә һәм Әлмәт районнарын тоташтыра. Аның буенча мәктәп һәм муниципальара автобус маршрутлары уза, Новотроицкое авылы янында урнашкан нефть компанияләренең транспорты йөри.
Фотода Яңа Чишмә - Андреевка - Новотроицкое юлы төзекләндергәннән соң.