ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренә коронавирус йогышын булдырмау буенча күрелә торган чаралар турында сөйләделәр

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында коллектив ТР буенча Роспотребнадзор һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда чыгыш ясаган Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина министрлык хезмәткәрләрен Татарстанда яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе таралу ситуациясе һәм аның таралуын булдырмау буенча күрелә торган чаралар белән таныштырды.

Л.Авдонина ассызыклаганча, пандемияне туктатуның нәтиҗәле ысулларының берсе - массакүләм вакцинация.

COVID-19 вакцинациясен узган кешеләр битлектән йөрүдән азат ителми. Бу кагыйдә антитәнчекләр булу турында белешмәсе булган кешеләргә дә кагыла. Шуңа күрә битлекне кирәк урында, коллективның иммунитеты 60% ка җиткәнче кияргә туры киләчәк. Роспотребнадзор вәкиле сүзләренә караганда, вакцинациядән соң иммунитетны тикшерү дәвам итә.

29 июньдә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының конференц-залында хезмәткәрләрне COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы белән чираттагы вакцинацияләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International