Узган тәүлектә Татарстан Республикасында транспорт комплексының торышы турында мәгълүмат

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан, 609 рейс башкарылган.

Авиация, су, тимер юл транспорты объектлары, елга аша күперләр нормаль хәлдә.

Идел елгасындагы суның дәрәҗәсе 52,82 м тамгасында теркәлгән, үткән тәүлекләр белән чагыштырганда элекке дәрәҗәдә калган (кискен куркыныч дәрәҗәдәге билгесе - 54,24 м), Кама елгасында - 63,29 м, узган тәүлекләр күрсәткеченнән 3 см га (65,9 м) кимегән.

Казан аэропортыннан 112 рейс башкарылган, шул исәптән 20 халыкара рейслар. 6698 пассажир җибәрелгән. Татарстан башкаласына 6235 кеше килгән.

24 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз явуы ихтитмал. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә, тизлеге секундына 4-9 м, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр, урыны белән локаль көчәю 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы көндез 30-35 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International