Саба муниципаль районында 1 июльдән 1 октябрьгә кадәр Сатыш - Олы Кибәче автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда 1,2 км дан 5 км га кадәр участокны капиталь төзекләндерү планлаштырылган.
Машина йөртүчеләргә әйләнеп узу өчен төбәк әһәмиятендәге Сатыш - Бигәнәй - Мамалай – «Мамадыш – Теләче», Мамадыш – Теләче, «Мамадыш – Теләче» - Елыш - Түбән Шытсу, «Түбән Шытсу авылына керү юлы» һәм Сатыш - Олы Кибәче автомобиль юллары тәкъдим ителә.
Тиешле юл билгеләре куелган әйләнеп узу схемасы ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.
Машина йөртүчеләрне әлеге юл буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.