Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстанның транспорт комплексыннан «Ел инженеры-2019» беренче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, мондый конкурслар яшь белгечләргә үзләренең уңышларын күрсәтү һәм яшь буын инженерларының инновацион эшләнмәләренең ил икътисадын үстерүдә ни дәрәҗәдә мөһим булуын раслау мөмкинлеге бирә.
Министр билгеләп үткәнчә, пандемия узган ел транспорт комплексы яшь белгечләренең казанышларын тантаналы рәвештә билгеләп үтәргә мөмкинлек бирмәде. Бу бүген башкарылды. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары «Яшьлек, уңыш, перспективалар» категориясендә җиңүчеләргә - министрлыкның автомобиль юллары бүлегенең әйдәп баручы консультанты Кәрим Нурмөхәммәтовка һәм «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе АҖ техник бүлегенең әйдәп баручы инженеры Анна Шукшинага тапшырылды. Шулай ук «Татнефтедор» ҖЧҖ идарәсе аппаратының баш механигы Андрей Подпрелов «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» категориясендә җиңгән өчен Министрлык Рәхмәт хатына лаек булды.
Чын күңелдән котлыйбыз, хезмәттәшләр! Яңа уңышлар телибез!