Түбән Камада илкүләм проект буенча Вокзал урамын төзекләндерәләр

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Түбән Камада Вокзал урамы буенча автомобиль юлын капиталь төзекләндерү дәвам итә. Эшләр Пролетарская урамыннан Корабельная урамына кадәр 1,3 км озынлыктагы участокта «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча бара.

Юл гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам нормативы буенча 4 хәрәкәт полосасы һәм 14 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Ул торак микрорайоннар арасында транспорт һәм җәяүлеләр элемтәсен, автовокзалга куркынычсыз юл тәэмин итә.

«Татавтодор» АҖ Түбән Кама филиалының баш инженеры Зөфәр Җамалиев сөйләвенчә, инфраструктураны яхшырту һәм шәһәр халкының уңайлы хәрәкәт итүе өчен участокта махсус велосипед юллары төзү каралган. Моннан тыш, гамәлдәге тротуарларлар төзекләндереләчәк һәм асфальт-бетон катнашмасыннан һәм брусчаткадан яңалары төзеләчәк, өске катлам вак таш-мастиктан торган ЩМА-8 асфальт-бетоннан җәелгән. Шулай ук 350дән артык юл билгесе кую һәм 5 тукталыш мәйданчыгы урнаштыру планлаштырылган.

Зөфәр Җамалиев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта асфальт-бетон катламын фрезерлау эшләре башкарылган, тигезләүче һәм түбән катламнар җәелгән, монолит борт ташын урнаштыру эшләре башкарылган. Юл төзүчеләр брусчаткадан тротуарлар һәм велоюллар төзүне дәвам итәләр.

Участокны капиталь төзекләндерүне 30 сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла.

Фотода Түбән Камада Вокзал урамында юл эшләре барышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International