Зәй районында илкүләм проект буенча Зәй - Бохарай төбәк юлын капиталь төзекләндерә башладылар

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Зәй районында «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төбәк әһәмиятендәге «Зәй - Бохарай» автомобиль юлын капиталь төзекләндерүгә керештеләр. Эшләр 13,8 км дан 17,9 км га кадәр участокта алып барыла.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Капиталь төзекләндерү барышында 1,58 км озынлыктагы участокта цемент өстәлеп нигезне салкын регенерацияләү планлаштырыла, 2,52 км озынлыктагы участокта юл киемнәрен тулысынча алмаштырганнан соң өске катламга югары чыдамлыкка ия ЩМА-15 асфальт-бетон җәю күздә тотыла. Шулай ук 596 метр озынлыкта барьер киртәләре, 104 сигнал баганасы, 36 юл билгесе куелачак, һәр яктан 1,5 метр юл кырыйлары ныгытылачак һәм юл тамгасы төшереләчәк.

Әлеге участокта юл эшләрен Татарстанның алдынгы оешмаларының берсе - «Татнефтедор» ҖЧҖ башкара.

«Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй филиалы башлыгы Александр Ганске сүзләренә караганда, әлеге юл Яр Чаллы – Зәй - Әлмәт юлының дублеры булып тор, ул транзит йөк автотранспортына Зәйне әйләнеп узарга мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, Зәй - Бохарай юлы Бохарай, Нововоспасск, Иске Бусерәк, Алкино торак пунктлары һәм «Ромашкино» шифаханәсе өчен Зәй муниципаль районының терәк челтәре белән транспорт элемтәсенең төп чыганагы булып тора. Аның буенча «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең нефть чыгару ятмаларына зур йөк транспорты йөри. Төзекләндерелгән участок мәктәп һәм пассажир автотранспортының куркынычсыз юлын тәэмин итәчәк.

Александр Ганске хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 9 суүткәргеч торбалар төзекләндерелгән. Хәзер асфальт-бетон катламының түбән катламын җәю, кюветларны һәм тиз агымнарны урнаштыру эшләре бара, суүткәргеч торбаларда ныгыту эшләре дәвам итә.

Участокны капиталь төзекләндерүне 2021 елның 30 сентябренә тәмамлау планлаштырыла.

Фотода Зәй - Бохарай юлын төзекләндерү барышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International