«Аэрофлот» Казаннан көньяк юнәлештә бизнес-класс билетларына бәяләрне киметә

2021 елның 18 июне, җомга

«Аэрофлот» авиакомпаниясе Казаннан Анапа, Краснодар, Симферополь, Сочига һәм кире якка турыдан-туры очышларга бизнес-класс билетларының бәясен 50% ка кадәр киметә.

Аэрофлотның коммерция идарәсе башкара торган (SU коды астында) Аэрофлот һәм «Россия» авиакомпаниясе рейсларында 2021 елның 18 июненнән 30 сентябренә кадәр билетларны арзан бәядән сатып алырга һәм очышлар башкарырга мөмкин. Минималь тариф буенча билетлар саны чикләнгән.

Билетларны авиакомпания сайтында, мобиль кушымтада, тәүлек буе мәгълүмат һәм броньлау үзәге телефоннары +7-495-223-5555 (Мәскәү), 8-800-444-555 (Россия буенча шалтырату бушлай), *555 (кәрәзле телефоннар өчен) аша, авиакомпания офисларында һәм Россиядәге агентларда броньларга һәм сатып алырга мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International