Агымдагы елның биш аенда Татарстанда тимер юл буенча 6,5 млн тонна йөк ташылган

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның гыйнвар-май айларында «РТЮ» ААҖ челтәрендә Татарстанда 6,5 млн тонна төрле йөк ташылган. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 6,7 процентка түбәнрәк.

Әйтик, 5 ай эчендә 4,4 млн тонна нефть һәм нефть продуктлары (-12,3%), 377 мең тонна химикатлар һәм сода (+5,5%), 370 мең тонна ашлык (үсеш 2 тапкыр), 356 мең тонна химик һәм минераль ашламалар (-4,4%), 208 мең тонна кара металл ватыклары (+22,7%), 107,8 мең тонна төзелеш йөкләре (+33,5%), 26,1 мең тонна метизлар (+19,4%) һәм 3,8 мең тонна тарттырылган продуктлар (-22,2%).

Фото: trainpix.org

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International