ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш визиты белән Новосибирскида. Сәфәрнең төп максаты - Новосибирски өлкәсендә цемент-бетон кулланып юллар төзү тәҗрибәсе белән танышу.
Бүген Фәрит Хәнифов «РосИнсталПроект» ҖЧҖ проект институтында булды. Очрашуның темасы BIM-технологияләр (объектларны проектлаштыру һәм төзү-монтаж эшләре белән таныштыру) булды.
Аннары министрга М-51 Байкал (Р-254) федераль трассасының узган елның ноябрендә файдалануга тапшырылган участогын күрсәттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гомуми озынлыгы 30 км булган бу юл цемент-бетон катнашмасыннан төзелгән.
«Новосибирскавтодор» АҖ белгечләре сөйләвенчә, юл Новосибирскны Россиянең көнбатыш территорияләре белән тоташтыра һәм Төньяк әйләнеш белән бергә Новосибирск өлкәсе аша Томск, Кемерово, Барнаул һәм Новокузнецк шәһәрләренә уза торган транспорт агымнарын бүләргә мөмкинлек бирә. «Иртыш» Р-254 автомобиль юлы (элек М-51 «Байкал») участогын реконструкцияләү һәм төзү Новосибирск өлкәсе территориясендә М-51 трассасын реконструкцияләү проектының (ул Уралны, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себерне бердәм тиз йөрешле магистраль белән тоташтыру буенча федераль проект пунктларының берсе булып тора) бер өлеше булды. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен биредә каршы агымнар арасында һәм трасса яннарында киртәләр урнаштырылган, бу юл-транспорт һәлакәтләренең сизелерлек кимүен тәэмин итәчәк. М-51 реконструкциясе башланган вакытта хәрәкәт итү интенсивлыгы тәүлегенә 10 280 автомобиль тәшкил иткән, бу автомобиль юлының әлеге участогында тиешле үткәрүчәнлектән 1,5-2 тапкыр артык.
Шулай ук Фәрит Хәнифов Покрышкин исемендәге «Толмачево» халыкара аэропортын реконструкцияләү барышы белән танышты. Биредә аңа төзелеш һәм эшләр җитештерүне оештыру технологияләре турында сөйләделәр. Аерым алганда, аэропорт комплексын реконструкцияләү кысаларында цемент-бетоннан очып китү-утыру полосасы төзелә. Яңа объектларны - очып китү–утыру полосасын һәм перронны тапшыру срогы агымдагы елның декабренә билгеләнгән.
Моннан тыш, «Новосибирскавтодор» АҖ хезмәткәрләре министрга компаниянең үз эшләнмәләрен - юл төзелеше өлкәсендәге проектлар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын тәкъдир иттеләр. Әлеге система температура режимын контрольдә тотарга, асфальт-бетон һәм цемент-бетон катнашмалары составындагы мөмкин булган үзгәрешләргә оператив тәэсир итәргә мөмкинлек бирә.
Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, юл тармагында төбәкләр арасында тәҗрибә алмашу - бөтен илнең транспорт инфраструктурасын үстерүнең мөһим өлеше. Алга таба мондый сәфәрләр традициягә әвереләчәк. Татарстан шулай ук үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер, әйтик, юлларны төзекләндергәндә һәм төзегәндә яңа технологияләр куллануда.