Илкүләм проект буенча Актаныш - Мөслим - Киров исемендәге совхоз төбәк юлы участогын төзекләндерү төгәлләнеп килә

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Актаныш - Мөслим - Киров исемендәге совхоз төбәк автомобиль юлы участогын төзекләндерү төгәлләнеп килә.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Юлның 0 дән алып 2,5 км га кадәр участогында тигезләү катламын урнаштыру башкарылган. Юл төзүчеләр шулай ук югары сыйфатлы ЩМА-8 асфальт-бетоннан өске катлам җәйгәннәр.

Һәр яктан 1,5 метр юл кырыйларын вак таш белән ныгыту, юл билгеләре кую һәм 3 тукталыш павильоны урнаштыру, тамга төшерү буенча эшләр башкарасы калган.

Юлның гомуми озынлыгы 14 км тәшкил итә. Ул Иске Сәфәр, Киров исемендәге совхоз торак пунктларын тоташтыра, «Идел» М7 федераль трассасына чыга һәм аның буенча мәктәп маршруты уза.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге юллар төзекләндереләчәк.

Фотода Актаныш – Мөслим - Киров исемендәге совхоз автомобиль юлын төзекләндерү барышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International