Бүген Казандагы Восстание станциясенең тимер юл кичүендә «Тимер юл кичүенә кадәр туктагыз!» акциясе узды.
Чара Халыкара тимер юл кичүләренә игътибар җәлеп итү көненә багышланган һәм тимер юл кичүләрендә һәлакәтләрне һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны киметүгә юнәлдерелгән.
Акциядә Казан территориаль идарәсе буенча юл башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Евгений Ананьин, Юдино юл дистанциясенең баш инженеры Алексей Киреев, ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм волонтерлар катнашты.
Акция барышында тимер юл аркылы 62 машина үтте. Машина йөртүчеләргә белешмәләр, ручкалар һәм «Тимер юл кичүенә кадәр туктагыз!» дигән билге-наклейкалар тапшырылды.
Мондый акцияләр Татарстан, Чувашия һәм Марий Элда 49 тимер юл кичүендә узды.