Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Covid-19 коронавирус йогышын профилактикалау кысаларында ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы белән Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуның икенче этабы узды.
Хезмәткәрләрнең бер өлеше шулай ук беренче прививканы «Спутник V» вакцинасы белән ясатты. Вакцинация алдыннан табиб-терапевт һәр хезмәткәрнең хәлен тикшерде, температурасын үлчәде, барлыкка килгән хәлсезлек вакытында нинди препаратлар кабул итәргә кирәклеген аңлатты.