Җәйге чорда 27 шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Үзгәрешләр Коркачык - Арча аралыгындагы ремонт эшләре белән бәйле.
Шулай итеп, 15 июньнән 12 августка кадәр 6408 нче Казан – Арча, 6428 нче Казан – Сосновка, 6429 нчы Сосновка – Казан, 6430 нчы Казан – Шәмәрдән, 6438 нче Казан – Кизнер, 6935 нче Ижевск – Кизнер һәм 6925 нче Кизнер – Казан поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк.
15 июньнән 27 июльгә кадәр - 6427 нче Сосновка – Казан һәм 6477 нче Арча - Яшел Үзән поездларының.
16 июньнән 13 августка кадәр - 6420 нче Казан – Нократ Аланы, 6421 нче Сосновка – Казан, 6423 нче Кизнер – Казан, 6474 нче Краснозаринск – Коркачык, 6924 нче Казан – Кизнер, 6401 нче Шәмәрдән – Казан һәм 6405 нче Арча – Казан поездларының.
18 июньнән 13 августка кадәр - 6491 нче Алатыр – Красный Узел поездының.
28 июльдән 12 августка кадәр - 6427 нче Сосновка – Казан поездының.
Кайбер шәһәр яны поездларының маршрутлары кыскара.
Аерым алганда, 15 июньнән 12 августка кадәр 6437 нче Арча – Казан поезды Бирюли - Казан маршруты буенча хәрәкәт итәчәк (17:01-18:26); 6476 нчы Зөя – Арча эш көннәрендә Свияжск – Бирюли маршруты буенча (11:02-12:54); 6482 нче Яшел Үзән – Арча поезды Яшел Үзән - Бирюли маршруты буенча (18:26-20:04).
16 июньнән 13 августка кадәр 6469 нчы Арча - Албаба поезды Бирюли – Албаба маршруты буенча хәрәкәт итәчәк (06:43-09:13).
19 июньнән 18 августка кадәр 6476 нчы Төрләмә - Арча поезды ял көннәрендә Төрләмә – Бирюли маршруты буенча хәрәкәт итәчәк (10:36-12:54).
Түбәндәге шәһәр яны поездлары расписаниедән чыгарыла:
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе) һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.