Татарстанның Әлки районында илкүләм проект буенча Алексеевск - Югары Колок автомобиль юлы участогы төзекләндерелде

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Әлки районында Алексеевск - Югары Колок автомобиль юлының 34 км дан 36 км га кадәр участогы төзекләндерелгән. Монда ябыштыручы полимер-битумда вак таш-мастиктан торган ЩМА-16 асфальт-бетоннан юлның өске катламы җәелгән, юлның һәр ягыннан 1,5 м юл кырыйлары ныгытылган һәм тамга төшерелгән.

Төзекләндерү эшләрен Татарстанның алдынгы юл оешмаларының берсе – «Алексеевскдорстрой» ААҖ «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башкарган.

2021 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Бу норматив халәтнең 48,2% ын тәэмин итәчәк.

Фотода Алексеевск - Югары Колок автомобиль юлының төзекләндерелгән участогы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International