Татарстанның Питрәч районында 7 июньнән 20 июньгә кадәр Питрәч - Чита -Янцевары автомобиль юлының 5 км дан 12 км га кадәр участогы вакытлыча ябыла.
Урап узу өчен федераль әһәмияттәге «Идел» М-7 һәм төбәк әһәмиятендәге «Идел» М-7 – Кулай - Питрәч, «Идел» М-7 – Отар Дубровка - Казиле автомобиль юллары тәкъдим ителә. Бу чорда биредә юл полотносын ремонтлау планлаштырылган.
Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.
Юл билгеләрен урнаштыру белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килештерелгән.