10 июньнән 15 июньгә кадәр Федераль пассажир компаниясе (ФПК) өстәмә 13 поезд билгеләгән. Алар Горький тимер юлының иң кирәкле юнәлешләрендә йөриячәк.
Шулай итеп, Казан һәм Мәскәү арасында өстәмә өч поезд билгеләнгән - № 274/275, № 295/296, № 297/298.
Мәскәүне Ижевск белән 231/232, 293/294 номерлы поездлар, Чебоксар белән 218/217, 228/227 номерлы поездлар, Йошкар-Ола белән 226/225 нче номерлы поезд һәм Түбән Новгород белән 48/47, 235/236 нчы номерлы өстәмә поездлар бәйли.
Шулай ук өстәмә 238/211 нче номерлы поезд Киров һәм Мәскәү арасында, 9/10 нчы номерлы поезд Киров һәм Түбән Новгород арасында билгеләнгән.
523/524 нче өстәмә поезд Түбән Новгород һәм Санкт-Петербургны тоташтырачак.
Юл йөрү документларын ФПК АҖ билет кассаларында, РТЮ ААҖ сайтында «Пассажирларга» бүлегендә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары һәм «РТЮ Пассажирлар» мобиль кушымтасы аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Ерак араларга йөрүче поездлар расписаниесе турында тулырак мәгълүматны «РТЮ» ААҖнең бердәм мәгълүмат-сервис үзәгендә 8-800-775-00-00 телефоны буенча (шалтырату Россиянең барлык төбәкләреннән бушлай) һәм «РТЮ» ААҖ рәсми сайтында белергә мөмкин.
Фото: zt116.ru