Юл үткәргечне реконструкцияләү вакытында зур йөк машиналары өчен Казан аэропортына баручы автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча ябыла

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

7 нче июньнән 11 нче июньгә кадәр «Казан»аэропортына баручы автомобиль юлы зур йөк транспорты хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда әлеге юлның нульле чакрымында урнашкан юл үткәргечне реконструкцияләү буенча эшләр планлаштырылган.

Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге «Казан – Оренбург» - «Казан - Боровое Матюшино», «Столбище авылына керү юлы» һәм Аэропорт - Столбище юллары тәкъдим ителә.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International