Татарстанның Азнакай районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Рус Акташы - Азнакай төбәк автомобиль юлын төзекләндерүгә керештеләр.
Юл 3 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. 65,4 км дан 68 км га кадәр участокта юл төзүчеләр Европа стандартлары нигезендә яңа ГОСТ буенча эшләнгән ЩМА-11 югары сыйфатлы асфальт-бетоннан яңа катлам җәячәкләр. Шулай ук трасса күчәрләре торгызылачак һәм беркетеләчәк, ялганышлар эшкәртеләчәк, ике яктан 1,5 әр м юл кырыйлары ныгытылачак.
Хәзерге вакытта гамәлдәге асфальт-бетон катламын фрезерлау эшләре бара.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге юлларны төзекләндерәчәкләр. Бу максатларга республика бюджетыннан 1 млрд 347 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Фото: Рус Акташы - Азнакай автомобиль юлын төзекләндерү барышы.